МБОУ "Гимназия с.Большой Сардек им.К.Ф. Шакирова"
Лайфстайл · 11 августа 2026 г.
Изге эшләр: Зур Сәрдек гимназиясендә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештырыла — 11 августа 2026 г. в 13:55:48.561
Изге эшләр: Зур Сәрдек гимназиясендә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештырыла Быел Зур Сәрдек гимназиясе махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Үзебезнекеләргә — өчләтә ярдәм» проекты белән район башлыгы гранты бәйгесендә җиңү яулады. Бүгенге көндә проект уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Зур Сәрдек гимназиясендә махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә ярдәм күрсәтелә. Район башлыгы гранты исә бу эшчәнлекне киңәйтергә, яңа җиһазлар сатып алырга мөмкинлек биргән. — Без республика һәм район күләмендә үткәрелә торган грантларда, конкурсларда һәрчак актив катнашырга тырышабыз. Район башлыгы грантында ике номинация буенча көч сынадык һәм махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүгә багышланган проект белән җиңүгә ирештек. Мондый грантлар мәктәпнең матди-техник базасын ныгытырга, укучыларга тагын да нәтиҗәлерәк тәрбия һәм белем бирергә ярдәм итә. Шуңа күрә алар бик кирәкле, — ди гимназия директоры Руслан Баһавиев. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/izge-eslar-zur-sardek-gimnaziiasenda-maxsus-xarbi-operaciiadagelarga-iardam-oestyryla

