Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Каенлинская средняя общеобразовательная школа" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 29 апреля 2026 г.
Үлгәннәрнең каберен бел, — 29 апреля 2026 г. в 18:42:18.972
Үлгәннәрнең каберен бел, Исәннәрнең кадерен бел,- ди халкым. 9 май Җиңү көне, моннан 80 ел элек сугыш кырында ятып калган әтиләрен әле дә көтүчеләргә сөенечле дә, көенечле дә көн. Әтиләрен, сөйгән ярларын югалткан толлар, ятимнәр бармак белән генә санарлык калды инде хәзер. Без аларны хөрмәтләргә, аларның язмышы белән кызыксынырга, тарихны онытмаска бурычлы. "Каенлы авыл җирлеге" ндә хезмәт һәм тыл ветераннары да бик аз хәзер, бары җидәү генә калган. Мәктәпнең Г. Ибраһимов исемендәге яшьармиячеләр отряд вәкилләре мәгариф һәм тыл ветераны Саимә апа Сөләймановага Татарстан Рәисе Р. Миннеханов һәм Түбән Кама районы башлыгы Р. Беляев исеменнән Җиңүнең 81 еллыгы белән котлап язылган хатларны һәм күчтәнәчләрне тапшырып кайттылар.

