Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Каенлинская средняя общеобразовательная школа" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 13 апреля 2026 г.
"Апрель була алмый шигырьсез" дип исемләнгән әдәби кичә буларак узды. Кичәнең кереш өле... — 13 апреля 2026 г. в 12:00:04.877
"Апрель була алмый шигырьсез" дип исемләнгән әдәби кичә буларак узды. Кичәнең кереш өлеше Тукайга багышланды. Гөлнар Фәрхетдинова Разил Вәлиевның "Мәңгелек яз" шигырен укыды, Фәүзия Әхмәтшина "Шагыйрь" шигырен, Камиль Саньяпов "Гению" шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татар халкының икенче гимнына әверелгән "Туган тел" җырын Разия Якупова башлап җырлады, башкалар кушылдылар. Тукай айлыгын тагын да ямьләндереп шигъри җанлы якташларыбыз Рәсимә Харис кызы Нәбиуллина һәм Әлфия Рифкать кызы Сибгатуллина очрашу кичәсендә катнаштылар. Һәр ике кунагыбызның да тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып китап укучыларыбыз белән җылы аралашу формасында үтте бу очрашу. Бу кичәдә артистлар түгел, авторлар үз шигырьләрен үзләре сөйләделәр. Авторның үз шигырендә нәрсә әйтергә теләгәнен аңлау өчен бу бик үтемле чара.

