Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Куакбашская общеобразовательная основная школа" МО "ЛМР" РТ
Образование · 26 июля 2026 г.
26 июль – Хәрби-диңгез флоты көне. — 26 июля 2026 г. в 08:53:06.519
26 июль – Хәрби-диңгез флоты көне. Хәрби-диңгез флоты Ватаныбызның горурлыгы, Россиянең диңгез чикләрендә илкүләм иминлек гаранты булып тора. Күп буын хәрби диңгезчеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгы нәтиҗәсендә безнең ил бөек диңгез державасы данын яулады. Россия әләме астында кораблар Ватаныбызның диңгез чикләре иминлеген саклап, бөек һәм данлы традицияләрне дәвам итеп, катлаулы һәм җаваплы бурычларны уңышлы үтиләр. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хәрби постта дәүләтебезнең илкүләм мәнфәгатьләрен яклаучыларга да аерым рәхмәт. Безнер арабызда да Россиянең барлык флотларында хезмәт иткән ветераннар бар. Сезгә ватанпәрвәрлекнең югары идеалларына һәм сайлаган хезмәтегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Хәрби диңгезче исемен горурлык белән йөртүчеләргә нык сәламәтлек, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар, бәхет һәм җитешлек телибез!

