Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тлякеевская основная общеобразовательная школа"
Образование · 26 мая 2026 г.
🎉 Бүген Теләкәй урта мәктәбендә истәлекле һәм дулкынландыргыч Соңгы кыңгырау бәйрәме ү... — 26 мая 2026 г. в 13:31:31.494
🎉 Бүген Теләкәй урта мәктәбендә истәлекле һәм дулкынландыргыч Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. 👥 Чарада ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева катнашып, район башлыгы һәм Башкарма комитет исеменнән котлауларын җиткерде. 🎓 Быел 9 нчы сыйныфны 8 укучы тәмамлады. Гөлфинә Баяновна аларга уңышлар, бәхетле һәм матур тормыш теләде. 🏅 Мәктәп директоры Гөлнара Миркасыймовна иң тырыш һәм актив укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. 💫 Бәйрәм җылы хисләр, матур теләкләр һәм онытылмас мизгелләр белән истә калды!

