Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Уруссинская начальная школа №1" Ютазинского муниципального района
Образование · 30 апреля 2026 г.
🎉 28 апрель көнне 1 санлы Урыссу башлангыч мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел ... — 30 апреля 2026 г. в 18:54:14.802
🎉 28 апрель көнне 1 санлы Урыссу башлангыч мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган зур чара — «Мәңге яши Тукай, мәңге яшьни Тукай…» дип исемләнгән әдәби‑музыкаль бәйрәм уздырылды! ✨ Чараны алып баручылар бөек шагыйребезнең катлаулы тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырдылар 📚👤. Ә төрле сыйныф укучылары аның татарча һәм рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләделәр 🗣️📖, «Шүрәле» спектаклен тәкъдим иттеләр 🎭. Бәйрәмгә әти‑әниләр, әби‑бабайлар да чакырылган иде 👨👩👦👦. Кичә җырлар 🎶 һәм биюләр 💃🕺 белән үрелеп барды. Чарага шулай ук Г. Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә дә оештырылган иде 🖼️📚. Укучылар һәм кунаклар шагыйребез турындагы альбом, аның китаплары, истәлекләр белән таныштылар 📔🧸. Бәйрәм азагында бергәләп «Туган тел» җыры башкарылды 🎶👥. Ахырдан мәктәп күләмендә уздырылган: «Тукай әкиятләре геройлары» 🧚🦸♂️; «Мин иҗат итәм» 🎨 иҗади бәйгеләренә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды 🏆🎁. Чара әти‑әниләр һәм кунаклар белән күмәк фотога төшеп тәмамланды 📸❤️. 🎉 28 апреля в школе состоялось масштабное мероприятие, посвящённое 140‑летию со дня рождения Габдуллы Тукая — литературно‑музыкальный праздник под названием «Вечно живёт Тукай, вечно молод Тукай…»! ✨ Ведущие мероприятия кратко познакомили с непростым жизненным путём и творчеством нашего великого поэта 📚👤. Учащиеся из разных классов читали его стихи на татарском и русском языках 🗣️📖, показали спектакль «Шурале» 🎭. На праздник были приглашены родители, бабушки и дедушки 👨👩👦👦. Вечер сопровождался песнями 🎶 и танцами 💃🕺. В рамках мероприятия также была организована литературная выставка, освещающая творчество Г. Тукая 🖼️📚. Учащиеся и гости познакомились с альбомом о поэте, его книгами и памятными вещами 📔🧸. В конце праздника все вместе исполнили песню «Туган тел» 🎶👥. Затем подвели итоги творческих конкурсов, которые проходили в школе: «Герои сказок Г.Тукая» 🧚🦸♂️; «Я сочиняю» 🎨. Участникам вручили дипломы и подарки 🏆🎁. Мероприятие завершилось общей фотографией с родителями и гостями 📸❤️.

