Муниципальное бюджетное учреждение "Централизованная система культурно-досуговых учреждений Чистопольского муниципального района РТ"
Лайфстайл · 12 июня 2026 г.
Авыл йорты ишегалды үзендә дусларын җыйды💮 — 12 июня 2026 г. в 07:15:53.344
Авыл йорты ишегалды үзендә дусларын җыйды💮 ✅«Авыл йорты ишегалды» мәйданчыгы оештыручылары төрледән-төрле күргәзмә һәм осталык дәресләре буенча яңалык кертүен, аларны мәйданның кунакларына тәкъдим итүен, күрсәтүен дәвам итә. ✅Кул тегермәнендә он чыгару, кул җайланмасы белән агач ышку, мунча себеркесе (каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән) әзерләү һәм бәйләү серләре, чыбыркы үрү һәм чалгы сугу, токмач кисү серләре, йон эрләү, кату һәм йомгак ясау күренешләре, күпләр өчен яңалык булып, күңелләренә хуш килде. Биредә игътибар күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт! ✅ Мәйданның төп үзенчәлеге - гамәли бизәлеш сәнгатенең күптөрлелеге. Авыл Мәдәният йортларының кул эше осталары халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуеның мөхтәрәм һәм көтелгән кунаклары өчен берсеннән-берсе күркәм күргәзмәләр һәм осталык дәресләре күрсәтте. Мәйданчыгыбызның кунаклары хозурына чигү үрнәкләреннән чигелгән бизәнү әйберләре күргәзмәсе, татар-хатын кызларының милли баш киеме-калфак һәм ир-атлар өчен түбәтәйләр, алтыннан чигү, балчыктан ясалган уенчыклар татар орнаменты белән бизәлгән агачтан билгеләр, «балачак кәнфитләре» һәм кешәмир яулыклар кебек нәфис күргәзмәләр тәкъдим ителде. Кызыксыну белдергән һәркемгә, әлеге кызыксынуны тудырган кул эше осталарына чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез! #чистопольскиесельскиеклубы

