МБУ ДО СШ «Олимп» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Спорт · 5 сентября 2026 г.
🏎 Бүген һәм иртәгә Байлар Сабасындагы "Аргамак" картодромында "Картинг регионов" проек... — 5 сентября 2026 г. в 13:01:17.771
🏎 Бүген һәм иртәгә Байлар Сабасындагы "Аргамак" картодромында "Картинг регионов" проектының 7нче этабы һәм "Аргамак" картодромы Кубогы ярышлары үтә. Үз көчләрен сынарга Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның район-шәһәрләреннән 120гә якын спортчы килгән. Алар бүген трассаны һәм узыш машиналарын сынап карыйлар, квалификация үтәләр, иртәгә исә төп ярышлар һәм финал узышлары көтелә, бәйге җиңүчеләре ачыкланачак. Быел җәй көне картодромның трасса өслекләренә яңа асфальт түшәлгән, палаткалар кую өчен өстәмә урыннар булдырылган. Спортчылар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган һәм аларга уңышлар телибез.🎉

