✨🎉Мөслим муниципаль районы Ветераннары Сабантуе. — 18 июня 2026 г. в 11:03:48.746
✨🎉Мөслим муниципаль районы Ветераннары Сабантуе. Бүген өлкәннәребез район Ветераннары Сабантуенда катнаштылар. Кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов сәламләде. ✨Концерт программасы белән беррәттән, өлкәннәр зур теләк белән катнашкан традицион уеннар да үткәрелде. Шулай ук өлкәннәребезнең танышлары, авылдашлары, күршеләре белән очрашуларыннан да шатлыклы тәэсирләр күп булды. ✨Район Ветераннары Сабантуе кызыклы һәм күңелле узды. Өлкәннәрнең барысы да бүләкләр һәм күчтәнәчләр генә түгел, ә бик күп күңелле тәэсирләр һәм якты хис-кичерешләр алды. #ГодЕдинства2026 #Активноедолголетие #Сабантуйветеранов

