Бүген җитәкчебез, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин гомер бәйрәмен билгеләп үтә! 👏🏼 — 9 июня 2026 г. в 01:00:03.178
Бүген җитәкчебез, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин гомер бәйрәмен билгеләп үтә! 👏🏼 Биш елга якын ул районыбыз башлыгы буларак җирлегебездә яшәү уңайлы булсын өчен тырыш хезмәт куя. Өлкән буын белән дә, яшьләр белән дә уртак тел табып, эш алып бара. Матур нәтиҗәләргә ирешеп, яңа проектлар белән янып яши. Альберт Робертович! Сезне барлык райондашларыбыз исеменнән туган көнегез белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, иминлек, гаилә бәхете, уй-фикерләрегезнең чынга ашуын телибез! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! 🎉

