Мөслимдә район Сабан туе гөрләп узды. — 7 июня 2026 г. в 19:21:35.805
Мөслимдә район Сабан туе гөрләп узды. Бәйрәм кунакларына кызыклы күргәзмәләр, театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, атлар чабышы, милли уеннар тәкъдим ителде. Кул көрәштерү, гер күтәрү, милли көрәш, капчык белән сугышу кебек һәм башка төрле милли уеннарда олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Район үзешчәннәренең, талантлы балаларыбызның, Татарстан Республикасының атказанган мәдәничт хезмәткәре Габидулла Хөрмәтуллинның чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Бертөркем райондашларыбызга район башлыгының Мактау грамоталары, дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шулай ук чарада кыр батырлары хөрмәтләнде. "Исламов И.З." крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Руслан Вәлиев абсолют кыр батыры булды. "Ел укучысы – 2026" исеменә Мөслим гимназиясеннән Зарина Айгильдина лаек. Мөслим лицееннан Нурислам Мотыгуллин "Мөслим егете – 2026", Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Ләйлә Баһауова "Мөслим кызы – 2026" титулы ияләре булдылар. Атлар чабышы финалының җиңүчесе – "ГВАРДЕЕЦ ФИЛ" кушаматлы ат, йөртүчесе – Айдар Зиннуров (Тойгелде авылы). Биеклеккә сикерү буенча (конкур) беренче урынны "ПАНКРАТ" кушаматалы атта Потетюрина Дарья яулады. Милли көрәш нәтиҗәләре буенча Мөслим районының 2026 елгы Сабантуеның абсолют батыры – Наил Хәлиуллин. 📸 Фоторепортаж: https://vk.ru/album-204018005_311255085

