«Август-Мөслим» агрофирмасы мәйданчыгында Кыр көне узды. — 7 июля 2026 г. в 12:24:27.986
«Август-Мөслим» агрофирмасы мәйданчыгында Кыр көне узды. Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, "Август" компанияләр төркеме генераль директоры Александр Усков, "Август-Агро" идарәче компаниясенең генераль директоры Айдар Галәветдинов, "Август-Мөслим" агрофирмасы генераль директоры Юрий Янковский, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров, Үзбәкстан, Казахстан, Белоруссиядән килгән делегацияләр, төрле агрофирмалар вәкилләре катнашты. Аграрийлар көнбагыш, рапс, көзге һәм язгы бодай, борчак, җитен культураларын, тәҗрибә кырының җитештерү чәчүлекләрен, техникалар күргәзмәсен карадылар. 📸 Фоторепортаж: https://vk.ru/album-204018005_311475657

