Район үзәгендә медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм узды. — 3 июля 2026 г. в 16:32:00.475
Район үзәгендә медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм узды. Район башлыгы Альберт Хуҗин, Мөслим үзәк шифаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов медицина тармагында хезмәт куючыларны бәйрәм белән котлады, авыр һәм бик җаваплы хезмәтләре өчен тирән рәхмәтләрен белдерде. Бер төркем медицина хезмәткәрләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, Мөслим муниципаль районы Башлыгының, үзәк район хастаханәсе Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйрәмнең дәвамы итеп гүзәл затлар арасында "Җәй кызы – 2026" конкурсы узды. Бәйгенең кагыйдәләре буенча ак халат ияләре ел фасылына туры килгән бизәлешле кием, иҗади номер, җәйге сый-нигъмәтләрдән ризык әзерләргә тиеш иде. Конкурста катнашкан һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. https://vk.ru/album-204018005_311453894

