Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз. — 30 августа 2026 г. в 05:07:24.747
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз. Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме. Без төбәгебезнең байлыгы, кешеләре, тарихы һәм мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Районыбыз, Татарстан халкы белән бергә, социаль-икътисадый, сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала. Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, тормыш шартларын яхшыртуга хезмәт итә. Татарстан алга таба да чәчәк атсын, ил-көннәребез тыныч булсын. Бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, тынычлык, тотрыклылык, эшегездә уңышлар, бәхет телибез!

