Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән к...
Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Яңа вазыйфаларга билгеләнүчеләр: – Хуҗина Лилия Ләздәт кызы – мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде; – Газетдинова Чулпан Фәнис кызы – эшмәкәрлекне үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү секторы җитәкчесе; – Биккинина Гөлназ Малик кызына гомуми бүлек җитәкчесе вазыйфасы йөкләнде; – Шаймурзина Алсу Илдар кызы – Мөслим районы административ комиссиясенең баш белгече. А. Хуҗин узган чараларга анализ ясады һәм агымдагы атнада узачак Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм муниципаль депутатларны сайлауны югары дәрәҗәдә үткәрүне бурыч итеп куйды. Шулай ук ул балаларның иминлеген игътибар үзәгендә тоту, урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләү кебек сорауларга игътибар итте. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов 18-19-20 сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлек белән таныштырды. Бу көнне район буенча 14 673 гражданин тавыш бирер дип көтелә. Мөслим районы буенча 30 сайлау участогы эшләячәк, шуларның бишесе – район үзәгендә. Сайлау участокларына килеп тавыш бирү 8:00-20:00 сәгатьләрдә мөмкин булачак. Бу көнне халыкның иминлеген тәэмин итү темасына да аеруча игътибар ителде.