Хөрмәтле райондашлар һәм оешма-предприятие җитәкчеләре!
Хөрмәтле райондашлар һәм оешма-предприятие җитәкчеләре! Дүшәмбе көнне Мөслимдәге үзәк җылыту системасына су тутыру (челтәрләрне басым астында сынау) эшләре башлана. Шул сәбәпле, үзәк җылылыкка тоташкан барлык оешмалардан һәм учреждениеләрдән үз биналарындагы торбаларны, батареяларны һәм краннарны алдан ук яхшылап карап, тикшереп куюлары сорала. Су агу яки нинди дә булса җитешсезлекләр сизелсә, "Мөслим инженерлык челтәрләре"нә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Уяу булыйк!