Мөслимдә Укытучылар көненә багышланган һәм тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрл...
Мөслимдә Укытучылар көненә багышланган һәм тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре көне, өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы үтте. Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерде, укытучы һөнәренә карата хөрмәтен белгертте. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хабибуллина мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларга авыр хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде. Мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган бертөркем райондашыбызга Россиянең "Мәгариф отличнигы" күкрәк билгесе, район башлыгының Мактау грамотасы, мәгариф идарәсе җитәкчесенең Мактау грамотасы тапшырылды. Ел дәверендә төрле конкурсларда җиңү яулаган, 30, 35, 40, 45, 50 ел педагогик стажы булган укытучылар хөрмәтләнде. Бәйрәмдә мәгариф ветераннары да катнашты. Чараның махсус кунаклары – эстрада йолдызлары Рәфил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова бәйрәмгә ямь өстәделәр. 📸 Фоторепортаж: https://m.vk.ru/album-204018005_312188819