Бүген район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда бүлек ...
Бүген район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда бүлек һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин узган атналардагы мөһим чараларга анализ ясады һәм бурычлар билгеләде. Киңәшмә барышында бертөркем райондашыбыз хөрмәтләнде. Тәбрикләнүчеләр арасында: Финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Гыйльмуллина Илмира Гыйлемдар кызына ТР электрон Мактау тактасына кертелү таныклыгы тапшырылды; “Таттелеком” җәмгыяте хезмәткәре Галиев Рөстәм Фирдәвес улы ТР электрон Мактау тактасына кертелү таныклыгын алды; – Түбән Табын авыл җирлеге секретаре Гыйльманова Синара Мөдәрис кызы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде; Баланлы авыл җирлеге секретаре Кашифразова Елена Викторовнага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды; Кашапова Рәмилә Рафитовна район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чыгыш ясаучылар: Өлкәннәр декадасы кысаларында узган чаралар буенча: Низамов Илгиз Хафиз улы. – мемориаль комплекста үтүче көзге өмәләр барышы турында: Солтанов Рушат Җәүдәт улы.