Музейга кешеләр даими килеп тора. Алар үзләре белән экспонатлар да алып киләләр. Бүген...
Музейга кешеләр даими килеп тора. Алар үзләре белән экспонатлар да алып киләләр. Бүген бездә Сикертән авылында яшәүче Хөсәиновлар. Бүләк ителгән кул эшләнмәсе — фаҗигале елларга багышлана. Сугыш Латыйфа әбинең биш улын да алган. Биш баласын фронтка озатып, берсенең дә кайтып кергәнен күрмәгән әни. Бүген шушы эшләнмәгә карап, без тарихның тере икәнен аңлыйбыз. Ул — музей витринасында гына түгел, ә һәр гаиләнең хәтерендә, әби-бабайларыбызның язмышында яши. Һәр экспонат — бер язмыш. Музей ишекләре һәркемгә ачык! Сез дә үзегезнең гаилә тарихыгызны бүлешергә алып килә аласыз. #АрскКультура #ГалиәсгарКамалМузее #КазанАртыМузее