✨️️ Бүген без Мәскәү өлкәсенең Мытищи һәм Удмурт Республикасының Можга шәһәрләреннән ки...
✨️️ Бүген без Мәскәү өлкәсенең Мытищи һәм Удмурт Республикасының Можга шәһәрләреннән килгән кунакларны кабул иттек. 🌏 Арчабызга кунаклар еш кайта. Кемдер туганнарын сагынып кайтса, кемдер нәкъ менә безнең шәһәрнең тарихы һәм матурлыгы белән танышырга дип махсус юлга чыга. Иң сөендергәне шул: һәрбер кунак шәһәребезне тагы да якынрак белер өчен безнең музейларга килә! #АрскКультура #КазанАртыМузее