Әдәбият һәм сәнгать музеена Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның туганнары килде.
Әдәбият һәм сәнгать музеена Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның туганнары килде. Алар язучыга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Г. Бәшировның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче экспонатларны тагын бер кат күрүләренә бик шат булдылар. Музей хезмәткәрләренә бу онытылмас мизгелләр һәм истәлекләр өчен олуг рәхмәтләрен белдерделәр. #АрскКультура #ӘдәбиятҺәмСәнгатьМузее #КазанАртыМузее