Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз музей экспозициясе белән таныштылар. Аеруча аларны...
Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз музей экспозициясе белән таныштылар. Аеруча аларның игътибарын нечкә зәвык белән чигелгән каюлы читекләр җәлеп итте. Чыннан да, күн мозаикасы — ул гасырлар буе камилләшкән, һәр кисәге белән тарих сөйли торган тылсымлы бизәкләр дөньясы. 🧵🪡⚜️👢 Дуслар, әгәр сезнең дә "Казан җөе"нең серләре, милли аяк киемнәре һәм легендар фабрикабыз тарихы турында күбрәк беләсегез килсә, музеебызга рәхим итегез! #АрскКультура #КазанАртыМузее