"Мәңгелек яра"- Беслан шәһәрендәге террористлар һөҗүме турында презентация карап, мәгьл...
"Мәңгелек яра"- Беслан шәһәрендәге террористлар һөҗүме турында презентация карап, мәгьлүмати сәгать үткәрелде. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Сорауларга җавапны әңгәмә аша ачыкладык. Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була. Шуңа күрә чит кешеләр белән аралашмаска, аяк астында булган ят әйберләргә кагылмаска кирәклеге хакында сөйләнде. Балалар үз фикерләрен рәсем аша да аңлаттылар. Һәрвакыт дуслык, тынычлык булсын! #АрскКультура #МузейМагдеева #КазанАртыМузее