✨️ Бүген Татарстанның халык артисты, Республиканың М.Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым...
✨️ Бүген Татарстанның халык артисты, Республиканың М.Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз, җырчы Сафиуллина Гөлзадә Гомәр кызының туган көне! Гөлзадә Сафиуллина – татар җыр сәнгате дөньясында үзенең тиешле урынын тапкан, үзенең моңнары белән милләт күңеленә үтеп керә алган кабатланмас җырчы. 💐 Кадерле Гөлзадә Гомәр кызы! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз — 80 яшьлек гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сез — татар сәнгатенең лаеклы легендасы, халкыбызның яраткан җырчысы. Сезнең кебек фидакарь затлар булганда, татар теле, татар җыры һәм гореф-гадәтләре мәңге яшәр! Иҗатыгыз аша сез буыннан-буынга милли моңны, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне тапшырып киләсез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы һәм гаилә бәхете телибез. Алга таба да иҗат чишмәгез саекмасын, тамашачыларыгызның мәхәббәте сүрелмәсен. Тагын бик күп еллар милләтебезнең йөзек кашы булып яшәгез! #АрскКультура #КазанАртыМузее