Перейти к содержимому
Максиметер

«Дустым» татарча сөйләм клубы

«Дустым» татарча сөйләм клубы 25 июль 11:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда  балалар һәм әти-әниләр өчен «Дустым» дип аталган татарча сөйләм клубының беренче очрашуы узачак. «Дустым» татарча сөйләм клубының максаты — кечкенә баласы булган гаиләләрне музей дөньясына якынайту һәм бергәләп татарча сөйләм даирәсе тудыру, уен аша татарча сөйләм байлыгын арттыру. Татарча сөйләм клубының аудиториясе 3-7 яшьлек балалар. Киләчәктә әти-әниләр өчен дә кызыклы чаралар, лекцияләр уздырылыр дип планлаштырыла. Очрашулар айга ике тапкыр оештырылачак. «Дустым» татарча сөйләм клубының беренче очрашуында Алинә Әмәтуллаһның «Сабыйларга дини әкиятләр» китабын уку һәм иҗади дәрес булачак. 🎫Балалар өчен катнашу бәясе – 200 сум 📍Адресыбыз: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее. 📲Язылу өчен контакт: +7 (843) 567-81-52, +7 9959264637 (Айдар) «Дустым» клубы безне татарча китаплар белән дуслаштыра! Музейга килеп татарча аралашу, китаплар уку матур гаилә традициясенә әйләнер дип өметләнәбез! 〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️ 25 июля в 11:00 в Музее исламской культуры пройдет первая встреча семейного разговорного клуба на татарском языке «Дустым». Для кого: детей от 3 до 7 лет и их родители. Планируется проведение творческих занятий, интерактивных лекций. На первой встрече будем читать книгу Алины Аматуллах «Сабыйларга дини әкиятләр»(Религиозные сказки для детей) и заниматься творчеством. 🎫Участие для детей – 200 рублей. Для родителей вход свободный 📍Где: Казанский кремль, мечеть Кул Шариф, Музей исламской культуры 📲Контакты: +7 (843) 567-81-52, +7 9959264637 (Айдар)

347 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

674 подписчиков · Хобби и творчество

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Хобби и творчество»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.