✨Сөлге җыю йоласы✨ — 12 июня 2026 г. в 15:31:25.684
✨Сөлге җыю йоласы✨ 10 нчы һәм 11 нче июнь көннәрендә, кич белән шәһәребез урамнарында районыбыз Мәдәният идарәсе идеясен хуплап, "Әлмәт" милли мәдәни үзәге һәм Район мәдәният йорты катнашында халкыбызның борынгы йолаларының берсе, милли бәйрәмебез Сабантуй алдыннан була торган - "Сөлге җыю" йоласы яңартылды. Бу гамәл бик кирәкле һәм урынлы булуы бүләк бирергә чыккан шәһәрдәшләребезнең рәхмәт сүзләрендә яңгырап торды. Әле мондый форматта беренче генә тапкыр оештырылса да, халык күпләп һәм бик теләп катнашты. Шулай ук кечкенә сабыйлар да әти-әниләре белән Уку, укыту эшләре идарәсе хезмәткәрләре оештырып, балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында чараны хөрмәт итеп күпләп бүләкләр әзерләп сөлге җыючыларны каршы алып тордылар. Шунда ук милли бәйрәмебез турында матур-матур шигырьләр, җырлар, рәсемнәр әзерләп килгәннәр иде. Бу күренеш аеруча да әһәмияткә ия, чөнки ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, йолалар, милли бәйрәмнәребез ышанычлы кулларга тапшырылачагына шигебез юк. Сөлге җыюда катнашкан һәрбер кешегә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, алга таба да бергә матур милли Сабантуйлар шикелле гөрләп бердәмлектә яшәргә булсын!💫 #летовТатарстане #Альметьевск #традиция #сабантуй2026

