Шөгер яклары мөселман хатыннарын бергә җыйды. — 20 мая 2026 г. в 21:03:05.770
Шөгер яклары мөселман хатыннарын бергә җыйды. 20 май көнне Лениногорск районы мөслимәләре Шөгердә очраштылар. Биредә аларга нефть музеенда искитмәле кызык, файдалы экскурсия үткәрделәр. Музей мөдире Фәнис Миншагит улы сөйләгән нефть тарихы турында экскурсия, төбәгебезнең «кара алтын» чыгару тарихы, уникаль экспонатлар һәм хезмәт батырлыклары һәркемне сокландырды. Шәһәрдән килгән кунаклар Габдеразак хәзрәт һәм Ләйлә ханым тарихны белү әһәмияте турында әйтеп үттеләр. Шөгер халкы үзләренең төбәге турында шигырь, җыр, мөнәҗәт башкардылар. Халисә ханым җитәкчелегендә, кунакларны коймаклар, бал, үләнле чәй белән сыйладылар. Соңыннан Шөгер мәчетендә бөтенесен мул табын артында җыйдылар. Көн дәверендә күп догалар кылынды, өйлә намазын да укыдылар. Барлык килүчеләр дә чараны бик югары бәяләделәр. Оештыручылар күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Аллах разый булсын

