Татарстан Милли музее Берләшкән Гарәп Әмирлегенә Казанны — 2026 елда Ислам дөньясының м... — 9 сентября 2026 г. в 08:00:03.739
Татарстан Милли музее Берләшкән Гарәп Әмирлегенә Казанны — 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак тәкъдим итә Дубайда ел саен үткәрелә торган Инвестицион форумы ачылды. Әлеге чара Якын Көнчыгыштагы иң эре мәйданчык. Форумның ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министры Ирада Аюпова катнашты. Мәдәният көннәре кысаларында Татарстан Республикасы Милли музее әзерләгән күргәзмә эшли. Чаралар кунакларны Казанның 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак роле һәм республиканың тарихи-мәдәни мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә ТР Милли музее филиалы — Каюм Насыйри музее мөдире Кадрия Халимова эшли.

