7 октябрьдә Татар китабы йортында чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак!
7 октябрьдә Татар китабы йортында чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак! «Киртәләрне кичеп» — татар теленең яңгырашын, аның башка телләр һәм мәдәниятләр белән кисешүләрен өйрәнгән мини-фестиваль. Программа: 17:30 — «Дөньяныкын — татарча, татарчаны — дөньяга» Дөнья әдәбияты әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләренә багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итү. 18:00 — «Башкача яңгырый» шигъри композициясе Туган тел — үзеңә ишетелми торган тел. Ул сулыш кебек: барысы да тәртиптә икән, син аны сизмисең. 11 студент Габдулла Тукай шигырьләрен укый. Аларның күбесе өчен бу — яттан өйрәнелгән авазлар тезмәсе генә, хаталары бар, әмма алар үзләре ул хаталарны тикшерә алмый. Чит тел намуслырак. Ул бары тик яңгырый. Башкара Казан дәүләт мәдәният институты студентлары, укытучы — Резеда Гарипова. 19:00 — Островский урамындагы особняк буенча директорның шәхси экскурсиясе. 17:00 дән 19:30га кадәр музейга керү бушлай. 📍Казан, Островский ур., 15 ☎ +7-927-499-72-26 +7-843-590-80-66 +7-843-590-80-67