Ул үскәч «Татар теленең этимологик сүзлеге»н, өч томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлег...
Ул үскәч «Татар теленең этимологик сүзлеге»н, өч томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзиячәк. Ләкин алар алда әле, әлегә ул — 13 яшьлек яшүсмер. Аның дөньяга үз карашы, үз хыяллары, өметләре бар. 23 октябрьдә «Язучы портфеле» күргәзмәсе кысаларында филолог, татар телен өйрәнүче Рифгать Әхмәтҗановның басылмаган көндәлек битләрен укырбыз. Киләчәктә татар телен өйрәнүгә зур өлеш кертәчәк галимнең яшүсмер чагында нәрсәләр турында уйлавын, нәрсәләр белән кызыксынуын һәм дөньяны ничек кабул итүен белербез. Көндәлек битләре аша безгә таныш галимнең әле беркемгә билгеле булмаган якларын ачарбыз. 📅 23 октябрь, 18:30 📍 Татар китабы йорты 🎟️ Билет бәясе: 150–300 сум