Национальный музей Республики Татарстан
Госорганы и учреждения · 4 ноября 2026 г.
Татарстан Республикасы Милли музее һәм Ачык университет «XX гасырда татар халкы тарихы»...
Татарстан Республикасы Милли музее һәм Ачык университет «XX гасырда татар халкы тарихы» офлайн курсына чакыра!📚 9–19 ноябрьдә Казанда узачак очрашуларда XX гасыр татар тарихының мөһим вакыйгалары һәм шәхесләре белән танышырга мөмкин булачак. Программада татар зыялылары, милли үзбилгеләнү, сәяси партияләр, 1917–1920 еллардагы инкыйлаб һәм гражданнар сугышы, ТАССРның формалашуы һәм башка темалар каралачак. Дәресләрне тарихчылар һәм белгечләр алып барачак. Очрашуларның урыны, вакыты һәм һәр көннең программасы афишада күрсәтелгән. Дәресләргә йөреп, курс ахырында тестны уңышлы узган катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак! Катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/6ae8dca0c45c07ab0ae41c1e/ 📲
Канал в каталоге Максиметера
301 подписчиков · Госорганы и учреждения