«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Канал в MAX
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Канал в MAX
«ЭКОЯЗ2026»ның «Чиста су» (яр буе территорияләрен, елгаларны, чишмәләрне һәм күлләрне чистарту) дип аталган ахыргы сигезенче атнасы башланып китте. Кечкенәләр төркеменнән : Төхфәтуллин Йосыф, Ризванов Рамазан, Галиуллин Әмирхан, Насибуллина Эмилия, Закиров Аяз әлеге акциядә бик теләп катнаштылар. Тәрбияләнүчеләребез сулык ярларын чүп-чардан чистартуга игътибарларын юнәлттеләр. Чиста ярлар-сәламәт сулыклар, димәк, саф һава да, хайваннар да, барыбыз өчен дә шатлык. Әйдәгез табигатьне бергә саклыйк! Әлеге акциядә 4 бала һәм әти-әниләре катнашты. Началась последняя восьмая неделя «ЭКОВЕСНА2026» под названием «Чистая вода» (очистка прибрежных территорий, рек, родников и озер). Воспитанники младшей группы Тухфатуллин Юсуф, Ризванов Рамазан, Галиуллин Амирхан, Насибуллина Эмилия, Закиров Аяз пр…
Читать целикомЯр буе территорияләрен чистарту - һәркемнең киләчәккә керткән өлеше! 8 атна - "Чиста су". Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкән төркем балалары: Гафуров Риналь,Сибагатуллин Рамазан, Мөхәммәтҗанова Зәлия,Төхбәтуллина Ясминә әти-әниләре белән берлектә чишмә яны территорияләрен чүпләрдән арындырдылар . Чиста елгалар-чиста тормыш! Елгалар - безнең табигый хәзинәләребез.Безнең елгаларның чисталыгына күп нәрсә бәйле: эчә торган суның сыйфатыннан алып әйләнә-тирә мохитнең торышына һәм халыкның сәламәтлегенә кадәр.Шуңа күрә су артерияләребезнең ярларын калдыклардан чистартып, табигатьне чиста һәм сәламәт итеп саклау мөһим. Очистка прибрежных территорий -вклад каждого в чистое будущее! 8 неделя -"Чистая Вода".Наши воспитанники старшей группы : Гафуров Риналь ,Сибагатуллин Рамазан,Мухаметз…
Читать целикомЭКОЯЗ2026»ның «Чиста су» (яр буе территорияләрен, елгаларны, чишмәләрне һәм күлләрне чистарту) дип аталган ахыргы сигезенче атнасы дәвам итә.Тәрбияләнүчеләребез:Гайнетдинов Риназ, Исхакова Зәлия, Гайнетдинова Камилә һәм Гайнетдинов Кәрим әлеге акциядә бик теләп катнаштылар. Тәрбияләнүчеләребез сулык ярларын чүп-чардан чистартуга игътибарларын юнәлттеләр. Чиста ярлар-сәламәт сулыклар, димәк, саф һава да, хайваннар да, барыбыз өчен дә шатлык. Әйдәгез табигатьне бергә саклыйк! Әлеге акциядә 4 бала һәм әти-әниләре катнашты. Продолжается последняя восьмая неделя «ЭКОВЕСНА2026» под названием «Чистая вода» (очистка прибрежных территорий, рек, родников и озер). Воспитанники:Гайнутдинов Риназ, Исхакова Залия, Гайнутдинова Камиля и Гайнутдинов Карим приняли участие в данной акции. Наши воспитанники…
Читать целикомРежим вакытында уеннар
Баланытөрле ситуацияләрдә бәхетсезлек очракларыннан саклау өчен, аны үз-үзен куркынычсыз тотарга өйрәтергә кирәк. Шул максаттан безнең балалар бакчасында 2026 елның 1 сентябреннән 7 сентябренә кадәр «куркынычсызлык»темасы буенча тематик атна узды. Балалар белән эш төрле юнәлешләрдә алып барылды: «Янгын куркынычсызлыгы», «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы», сулыклар янында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрелде.
Бүген кечкенәләр төркеменә йөрүче батыр егетебез Закиров Аязның туган көнең билгеләп үттек. Аңа август аенда 3 яшь тулды. Аязны чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәт, озын гомерле, тәүфыйклы булып, әти-әни тигезлегендә үсүен, бәхетле балачак теләп калабыз. 🎁🛍🎂
Фото
Фото
Беренче сентябрь бүген, Бакчабыз шаулап тора. Һәрберебезнең йөзеннән Шатлык бөркелеп тора.💐💐💐 Бүген бакчабыз балаларның шат авазларына күмелде.🩵❤Балалар матур киемнәрдән чәчәк бәйрәмнәре тотып, бакчабызга килделәр🏫💐. Балалар җәй белән саубуллашып, яңа уку елына аяк бастылар. Белем бәйрәме белән котларга әкият геройлары - Кызыл Калфак,Читекче Мәче килде. Бәйрәм танышудан башланып китте һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.Баларга истәлеккә бүләкләр өләшенде.📝📚