«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 13 мая 2026 г.
Бүген Арча шәһәренең 11 нче номерлы"Күбәләк" балалар бакчасында районкүләм "Яшь полигл... — 13 мая 2026 г. в 13:02:27.363
Бүген Арча шәһәренең 11 нче номерлы"Күбәләк" балалар бакчасында районкүләм "Яшь полиглот" бәйгесе булып үтте. Полиглот – күп телләр белүче дигәнне аңлата. Кеше никадәр күбрәк тел белсә, шулкадәр күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә ала, рухи яктан бай була дигән гыйбарә бар. Бакчабыздан катнашучы Мөхетдинова Әнисә өч телдә үзенең осталыгын күрсәтеп, 1 урынга лаек булды. Әфәрин!💐Әнисәне чын күңелебездән котлыйбыз👏, алдагы бәйгеләрдә уңышлар телибез🙏

