«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 24 марта 2026 г.
Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала... — 24 марта 2026 г. в 16:18:38.579
Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, төркемнәребезнең тәрәз төпләрендә яшелчә, культуралы үсемлекләр утыртылды. Кояш көннән-көн югарырак җылыта, көннәр озыная . Бакчачыларның орлык чәчү вакыты җитә. Балалар бакчасында тәрәзә төбендә кечкенә генә бакча ясау бик күңелле эш, аеруча кыш яки яз айларында. Табигатьнең яңа бүләкләрен татып кына калмыйча, аның төсләренә, яшеллегенә дә сокланасы килә. Ләкин беренче язгы яшеллек синең тәрәзә төбендә өлгерсә, аннан да күңеллерәк нәрсә юк. Тәрәзә бакчасы ярдәмендә балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек кайгыртырга, үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, туфрак дымы кирәклеге турында яңа белемнәр алалар, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр.

