«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 27 апреля 2026 г.
Бүген безнең балалар бакчасында ата- аналар һәм башлангыч сыйныф укытучысы Исмәгыйлова ... — 27 апреля 2026 г. в 14:12:58.061
Бүген безнең балалар бакчасында ата- аналар һәм башлангыч сыйныф укытучысы Исмәгыйлова Мөнирә Мәсхут кызы өчен " Ачык ишекләр" көне булды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Алинә Фидаэль кызы сөйләм теле буенча эшчәнлек күрсәтте . Балалар барлык биремнәрне төгәл үтәп, матур итеп җавап бирделәр. Үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Римма Нәзгать кызы нәниләр төркеме белән Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган " Бәйрәм бүген!" кичәсен башлап җибәрде. Зурлар төркеме белән Рафия Ансар кызы " Шүрәле һәм аның дуслары" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ата аналар һәм Мөнирә Мәсхүт кызы бакча коллективы хезмәткәрләренә карата матур теләкләрен җиткерделәр, Бүгенге көнебез күңелле һәм шатлыклы хисләр белән тулды.

