«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 7 мая 2026 г.
“Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” — 7 мая 2026 г. в 11:47:36.941
“Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” Ветераннар, ветераннар, Сезгә хөрмәт, ихтирамнар. Сез булганга матур булып, Алсу булып ата таңнар. Сугышта булып арыслан Ватанга җиңү яулаган, Тыныч хезмәттә дан алган Һәр ветеран – чын каһарман. 9 май - Җиңү көне якынлашканда без балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераны Насыйбуллин Илдус бабай белән очрашуга бардык. Тормышта төрле хәлләрне күргән, ләкин сынмаган, сыгылмаган кыю ир кеше ул.Илдус бабайга матур теләкләр теләдек, бәйрәм белән котлап үз кулларыбыз белән ясалган котлау открыткасы, күчтәнәчләр тапшырдык.Шулай ук аның бакчасындагы, капка төбендәге, ишек алдындагы чүпләрне җыеп, себереп, тырмалап алдык.Илдус бабай үз чиратында безгә рәхмәт укып, тәм-томнар белән сыйлады. Без ветераннарыбыз белән чиксез горурланабыз. Аларның батырлыгы, түземлеге, кыюлыгы алдында баш иябез. Катнашучылар саны: 20 кеше #Эковесна #Экояз2026 #Наласинскийдетскийсад #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ

