«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 30 мая 2026 г.
Сабантуе – татар халкының иң күркәм милли бәйрәме! — 30 мая 2026 г. в 07:12:31.259
Сабантуе – татар халкының иң күркәм милли бәйрәме! Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю - борынгыдан килгән күркәм йоланы балалар бакчасы коллективы балаларга кече яшьтән үк күрсәтү максатыннан, балалар бакчасында әлеге матур бәйрәмне үткәрергә әзерләнә. Бүген алар балаларга Сабантуйга бүләк җыю йоласын күрсәттеләр. Ә Сабантуе 1нче июнь көнне үткәреләчәк. Балалар әлеге көнне зур түземсезлек белән көтә.

