«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 25 июня 2026 г.
Бүген без авылыбызда урнашкан "Игенче" агрофирмасының яшәеше белән танышу максатыннан ш... — 25 июня 2026 г. в 08:39:49.750
Бүген без авылыбызда урнашкан "Игенче" агрофирмасының яшәеше белән танышу максатыннан шунда сәяхәткә бардык.Ә сез андагы техниканы күрсәгез исегез китәр!Замана таләпләренә туры китереп җитештерелгән машина, трактор, башка техниканы балалар бик ошатты, сокланып күзәтте!Фердинанд абый ашлык киптергечнең,тегермәннең ничек эшләве турында балаларга сөйләде.Балалар бик кызыксынып тыңладылар.Шулай ук агрофирманың ашханәсе,бугалтериясе белән таныштык,анда эшләүче апалар белән фотога төштек.Бу сәяхәт балалар өчен бик кызыклы, мавыктыргыч булды.Барлык авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә авыр хезмәтләрендә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.

