«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 22 июля 2026 г.
Яңа уку елына әзерлек тикшерелде. — 22 июля 2026 г. в 09:28:01.363
Яңа уку елына әзерлек тикшерелде. Яңа уку елы алдыннан балалар бакчалары да яңадан киенә. Быел да бакчабыз хезмәткәрләре бакчабызны яңа уку елына әзерләүгә зур көч куйдылар. Бүген 22 июль көнне Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе карары нигезендә төзелгән комиссия мәктәпләрнең-балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү эшен башлап җибәрде. Комиссия безнең балалар бакчасында җылылык белән тәэмин ителеш тәртипләрен, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен, уен мәйданчыгын, чәчәклекләрнең торышын тикшерде, югары бәя бирде. Хезмәтебезне югары бәяләвегез өчен рәхмәт 🙏 Яңа уку елы үз шатлык-куанычлары белән башлансын, уңышларга бай булсын 🙏

