«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 17 июля 2026 г.
Бүген,17 нче июль көнне Арча районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестива... — 17 июля 2026 г. в 14:18:12.273
Бүген,17 нче июль көнне Арча районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестивале узды. Фестивальгә күп районнардан, шәһәрләрдән катнашучы иҗади коллективлар, аерым башкаручылар килгән иделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчебез Исхакова Зәлияләр гаиләсе бүген шушы матур чарада булып кайттылар.Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, район халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла бара торган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу, популярлаштыру һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларның иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә.

