«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 27 августа 2026 г.
Бүген Арча районы Мәгариф хезмәткәрләренен август киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәдә... — 27 августа 2026 г. в 14:34:53.196
Бүген Арча районы Мәгариф хезмәткәрләренен август киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәдә бакчабыз мөдире Эльмира Рашат кызы "Балалар бакчасында этномәдәни белем бирү киңлеген булдыру һәм ватанпәрвәрлек дәвамчанлыгында проектлы якын килү" темасы белән чыгыш ясап, тәҗрибә уртаклашты. Киңәшмә ахырында районыбыз башлыгы Алмаз Гәптерәүф улы Хисаметдинов безнең балалар бакчасы коллективына намуслы хезмәт, яңа уку елына сыйфатлы әзерләнүебез өчен рәхмәт хаты тапшырды. Яңа уку елында тагын да тырышып эшләргә һәм зур уңышларга ирешергә насыйп булсын🙏

