Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
8 сентябрь-Россия күләм туган телләр көне. Бу уңайдан Татарстан Республикасында "Балалар бакчасында әкияти көн" проекты башланып китте.Бу проект кысаларында ,безнең балалар бакчасында "Мавыктыргыч Тукай әкиятләре" дип аталган белем бирү эшчәнлеге булды.Эшчәнлек вакытында балалар белән Тукай әкиятләрен укыдык ,рәсемнәрен карадык ,остәл уеннары уйнадык, рәсемнәр буядык. Әкият дөньясын тагын да баетып бакчабызга Шүрәле белән Су анасы килделәр. Алар Тукай әсәрләре буенча кызыклы биремнәр, сораулар алып килделәр,балалар белән бергәләп әкият геройлары турында табышмакларга җавап эзләделәр. Соңыннан дусларыбыз Шүрәле һәм Су анасы белән флешмоб биедек. Бу мавыктыргыч әкият көне балаларга бик ошады.
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.