«Наласинский детский сад общеразвивающего вида «Балачак» Арского муниципального района
Без категории · 16 сентября 2026 г.
Бүген бакчабызда яңа уку елының беренче ата-аналар җыелышы булды.Көн тәртибендә: — 16 сентября 2026 г. в 11:40:24.437
Бүген бакчабызда яңа уку елының беренче ата-аналар җыелышы булды.Көн тәртибендә: 📌Бакча мөдире Эльмира Рашат кызы әти-әниләрне яңа уку елы белән котлады. Бакчаның еллык эш планы, укыту программасы, бакча һәм гаилә арасындагы килешүнең эчтәлеге, көндәлек режим, шөгыльләр тәртибе белән таныштырды. Бакчада балаларны тукландыру шартлары турында сөйләде. 📌«Балалар бакчасына ияләшү — ул баланың яңа шартларга: яңа көн тәртибенә, ят мохиткә, башка балалар һәм тәрбиячеләр белән аралашуга күнегүе. Бу бары тик «гадәтләнү» генә түгел, ә баланың үз-үзен тотышы һәм организмының яңа шартларга җайлашуы өчен барган катлаулы үзгәрешләр процессы.»белән тәрбиячебез Хусаенова Римма Назгать кызы таныштырды. 📌Тәрбияче Гафурова Рафия Ансар кызы" Өч яшьтәге кризис" темасына чыгыш ясады.Ул бу теманың бүгенге көндә бик актуаль булуын, кризисның төп билгеләрен аңлатты. Ата- аналарга киңәшләр бирде . 📌"Өлкән төркем балаларының яшь үзенчәлекләре, иминлеге"турында тәрбиячебез Галиуллина Алинә Фидаэль кызы таныштырды.

