Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бә... — 10 июня 2026 г. в 16:44:40.165
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Быел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләкләр белән су ташу һәм башкалар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Балалар Сабантуе шаулап-гөрләп үтте.

