Зур Кукмара авылы мәдәният йортында табиблар, шәфкать туташлары һәм фельдшерлар хөрмәте... — 19 июня 2026 г. в 10:49:50.601
Зур Кукмара авылы мәдәният йортында табиблар, шәфкать туташлары һәм фельдшерлар хөрмәтенә концерт оештырылды. Районның үзәк район хастаханәсе баш табибы Вадим Рахматуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова һәм 45 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган элеккеге баш табиб Равил Халиев медицина хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең мөһим мизгеле – районның иң яхшы табибларын бүләкләү булды. Бүләкләү кульминациясе - «Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшыру булды. Аны гомуми практика табибы Нурзидә Хәсәнова алды. Барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбриклибез! Сезнең хезмәтегез һәм изге йөрәкләрегез өчен рәхмәт. Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»

