Түбән Казаклар авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты кабат ишекләрен ачты. ... — 16 июля 2026 г. в 13:02:01.107
Түбән Казаклар авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты кабат ишекләрен ачты. Бүген ул – заманча шартлар тудырылган, балаларны да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә берләштерүче иҗат һәм аралашу үзәге. Ремонт барышында бина тулысынча яңартылган: идән-түшәмнәр, тәрәзәләр, диварлар алыштырылган, уңайлы бильярд бүлмәсе, санитар бүлмә булдырылган, яңа җиһазлар һәм тавыш аппаратурасы урнаштырылган. Авыл халкы да читтә калмаган – өмәләрдә катнашып, клубны яңартуга үз өлешен керткән. Әлеге изге эшне гамәлгә ашыруда «Урал» хуҗалыгы һәм аның җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов зур ярдәм күрсәткән. Бүген мәдәният йортында сәламәтлекне ныгыту, нәфис сүз, бию һәм кул эшләре түгәрәкләре эшли. Яңартылган клуб алга таба да авыл халкын берләштереп, матур очрашулар, иҗади кичәләр һәм истәлекле вакыйгалар үзәге булсын!

