Районның ЗАГС бүлегендә күркәм тантана узды. — 8 августа 2026 г. в 07:30:03.365
Районның ЗАГС бүлегендә күркәм тантана узды. Әлеге чарада Югары Өскебаш авылында 65 ел буе иңне-иңгә куеп, тату һәм бәхетле гомер кичергән Хәтимә белән Васыйл Хаевлар хөрмәтләнде. Аларның исемнәре «Кукмара Никахлашу сараеның Мактау китабы»на тантаналы рәвештә кертелде.
812 просмотров

