✍️Бер егет танышыннан сорады: — 19 мая 2026 г. в 10:53:25.685
✍️Бер егет танышыннан сорады: — Син кайда эшлисең? — Кибеттә. — Хезмәт хакың күпме? — Һәр эш көнемә ике мең сум алам диде... Сораучы егет кашларын җыерып: — Ике мең?! Шушы хезмәт хакына гаилә тотып буламыни?! Эшеңә карап акча бирмиләр икән, син үзеңне хөрмәт итмисәң, башкалар да сине хөрмәт итмәс... дип китеп барды. Егетнең күңеле төште. Ул җитәкчелеккә барып хезмәт хакын күтәрүне яки эштән китүен әйтте. Алар ризалашмады. Нәтиҗәдә, егет бөтенләй эшсез калды. ✅Кайвакыт безнең бәхетебезгә, уңышыбызга читтән кергән сүзләр киртә була. Кешеләрнең фикере — аларның шәхси карашы. ✅Үзеңнең фикереңне сакла, үз юлыңнан бар. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler

