📖Коръән турында кызыклы фактлар — 31 мая 2026 г. в 13:13:49.256
📖Коръән турында кызыклы фактлар ✅Коръән сүзенең мәгънәсе «قرأ» – укы фигыленнән алынган. ✅Коръән изге рамазан аенда Кадер кичендә иңдерелә. ✅Коръәндә 114 сүрә бар. ✅Коръәндә 6236 аять исәпләнә. ✅Коръәндә Аллаһ сүзе 2698 мәртәбә кабатлана. ✅Коръәндә намаз турында 700 тапкыр искә алына. ✅Коръәндә сәдака турында 150 мәртәбә әйтелә. ✅Коръәндә иң күбе Муса пәйгамбәр хакында телгә алына – 136 тапкыр. ✅Коръән буенча иң беренче һәм борынгы мәчет – Кәгъбә. ✅Коръәннең йөрәге дип “Ясин” сүрәсе әйтелә. ✅Коръәндә иң озын сүрә – “Бәкара”. ✅Иң кыска сүрә – “Әл-Кәүсәр”. ✅Беренче сүрә Мәккәдә, соңгысы – Мәдинәдә иңгән. ✅Коръән 23 ел дәвамында иңә. ✅Намазның һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсе укыла. ✅Коръәндә “бисмилләһ” сүзеннән башланмаган бердәнбер сүрә – “Әт-Тәүбә” сүрәсе. ✅Коръәннең алты сүрәсе пәйгамбәрләр исеме белән аталган: “Юныс”, “Һуд”, “Йосыф”, “Ибраһим”, “Нух”, “Мөхәммәд”. ✅Коръәндә 25 пәйгамбәр искә алына. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler

