Аллаһы Тәгалә иң яраткан дога: — 23 июня 2026 г. в 06:15:41.027
Аллаһы Тәгалә иң яраткан дога: لا حول ولا قوة الا بالله ✅«Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ». ✅Мәгънәсе: «Бөтен көч-куәт фәкать Аллаһы Тәгаләдә». ✅Пәйгамбәребез ﷺ: “Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең дәвамлы булуын теләп күп итеп «Ләә-хәүлә үә ләә ҡууәтә иллә-билләһ» догасын укыгыз», -дип әйтә. ✅Икенче бер хәдистә: «Лә хәүлә вә лә кууәтә иллә билләһ» дигән сүзне күп әйтегез, чөнки бу сүз оҗмах хәзинәләреннән бер хәзинәдер”. ✅Әт Тәбәранидән килгән хәдистә «Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ» догасын Пәйгамбәребез ﷺ Җәннәт капкасы дип атый. Миграҗ кичәсендә очрашканда Ибраһим галәйһиссәлам әйтә: “Әй Мөхәммәт, өммәтеңә әйт, үзләренә бу дөньяда ук җәннәт бүләкләре чәчсеннәр”, -ди. Пәйгамбәребез ﷺ сорый: “Нинди үсентеләр алар?”. Ибраһим пәйгамбәр аңа «Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ»,- дип җавап бирә. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler

